Нефть эшкәртү

Бүлеккә күчәргә

2018 елда ТРда 17,1 млн. тонна нефть эшкәртүгә тапшырылды, бу исә нефть табу күләменең 47%ын тәшкил итә.

21,9% – Татарстанның сәнәгый җитештерү күләмендәге өлеше.

2018 ел эчендә Татарстан Республикасының нефть эшкәртү секторы предприятиеләре тарафыннан 616,5 млрд сумлык продукция төяп озатылды.

2018 ЕЛДА ҖИТЕШТЕРЕЛДЕ

  • 3 272.1 мең тонна
    Турыдан кудырылган бензин 104.2% 2017 елга карата .
  • 703.7 мең тонна
    Автомобиль бензины 125.3% 2017 елга карата .
  • 5 002.8 мең тонна
    Дизель ягулыгы 133.7% 2017 елга карата .
  • 2209.9 мең тонна
    Ягулык мазут 109.5% 2017 елга карата .

ТАНЕКО

АО «ТАНЕКО» – Россиянең нефть эшкәртү тармагында Татарстан икътисады үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия булган заманча предприятие, «Татнефть» компанияләре төркеменә керә.

Компания планлы режимда Түбән Кама шәһәрендә Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешен алып бара, бу исә җитештерелә торган нефть продуктлары линиясен җәелдерергә һәм аларның сыйфатын арттырырга булышачак.

Россиядә беренче мәртәбә «ТАНЕКО» НЭЗ базасында мазут чыгару эше тулысынча туктатылды һәм мазутсыз җитештерү тармагы булдырылды

8 605 300

2018 елда тонна нефть эшкәртелде

сәнәгый җитештерү индексы

2018 елда

105.8%

ТАИФ-НК

Бүген ОАО «ТАИФ-НК» («ТАИФ» компанияләре төркеменә керә) Нефть эшкәртү заводын, Бензиннар заводын һәм газ конденсатын эшкәртү буенча эш тармагын берләштерә, – Татарстан Республикасының нефть эшкәртү тармагында алдынгы позицияләрне биләп тора.

Җәмгыятьнең җитештерү структурасы өч эре гамәлдәге комплекстан гыйбарәт:

  • нефть эшкәртү заводы;
  • бензин заводы;
  • авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы (продукциянең сынау-сәнәгый партияләрен чыгарып, комплекслы сынап карау режимында эшли).

7 390 000

2018 елда тонна нефть эшкәртелде

сәнәгый җитештерү индексы

2018 елда

106.2%
Киләсе бүлек
АВТОСӘНӘГАТЬ