Авиасәнәгать

Бүлеккә күчәргә

Татарстан авиасәнәгате вертолет һәм самолет төзелеше өлкәсендә илнең әйдәп баручы предприятиеләре белән күрсәтелә. Киләчәге булган эшләнмәләр, иң яңа технологияләр һәм композицион материаллар куллану халыкара аренада киң танылган очкыч аппаратлары җитештерү мөмкинлеген бирә.

65.8 $ млрд. сум $

2018 елда авиатөзелеш продукциясен чыгару күләме.

КАЗАН ВЕРТОЛЕТ ЗАВОДЫ

«Казан вертолет заводы» ГАҖ – Ми-8/17 семьялыгына караган вертолетлар ясауда дөньякүләм танылган җитештерүче. 2007 елдан башлап завод «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» Россия вертолет төзелеше холдингына керә. 2017 елда РФ Оборона министрлыгы белән ике арада күпмаксатлы Ми-38 вертолетларының тәҗрибә партияләре белән тәэмин итү турында шартнамә төзелде, беренче Ми-38 серияле вертолеты җыела башлады. Россиядә җитештерелгән, Казанда әзерләнгән вертолетлар суммар рәвештә 50 миллионнан артык сәгать очты. Казан вертолет заводы тарихында 12 000 артык вертолет чыгарылган. КВЗ очкычлары дөньяның 100 артык илендә эксплуатацияләнә.

УҢЫШ ТАРИХЫ

Казан вертолет заводы тарихында 12 000 артык вертолет чыгарылган. КВЗ очкычлары дөньяның 100 артык илендә эксплуатацияләнә. Хәзерге вакытта завод Ми-8/17, «Ансат» сериясендәге вертолетларны җитештерә, Ми-38 вертолетын серияләп җитештерү эше башланды.

С.П.ГОРБУНОВ ИС. КАЗАН АВИАЦИЯ ЗАВОДЫ – «ТУПОЛЕВ» ГАҖ ФИЛИАЛЫ

Россия Федерациясендә самолет җитештерүдә махсуслашкан иң зур авиатөзелеш предприятиеләренең берсе. 2009 елдан бирле «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» составына керә.

С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы авиация өчен (хәрби һәм граждани) техника җитештерә, шулай ук самолетларны төзекләндерә һәм техник хезмәт күрсәтә.

Россиянең авиация сәнәгатендәге иң зур предприятиеләрнең берсе

>20000 Завод үзенең гамәлдә булуының барча дәверендә 22 типтагы берәмлектән авиация техникасы чыгарды
Киләсе бүлек
Авыл хуҗалыгы